top of page

Шигъриятнең киләчәге

 

   Юл буйлап бер егет килә. Туктарга уенда да юк, каядыр чаба, каядыр ашыга ул. Елмаеп та ала, йөзендә сагыш чаткылары да сизелеп куя. Иң мөһиме, ул сагышларга артык бирелеп, җебеп төшми, егетләрчә ныклык, ирләрчә сабырлык белән горур басып атлый. Мин аның күзләренә карыйм, алар – яшел... Ә яшел төс – яшәеш, тереклек төсе. Бу күзләрдә яшьнәп яшәргә омтылу, яшьлек үзе балкый. Аның өчен ай да, Агыйдел дә, Идел дә яшел. Юкка түгел бу, бер дә юкка түгел... Бу егетнең бер кулында каләм, икенчесендә – блокнот. Күңеле тулы хис, ихлас сөю, әйтерсең лә аның бөтен җанын мәхәббәт чорнап алган. Сөйгән ярга, милләткә, газиз анага, туган йортка, ватанга...

   Кем булыр икән бу?.. Хәер, үзем таныштырыйм инде. Ул – Рифат Сәлах. Алгы сафта баручы яңа, яшь буын шагыйрьләренең берсе. Аның турында сөйләгәндә, Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен искә төшерми булмас, мөгаен.

   Моннан биш ел элек Казан дәүләт университетының юридик факультеты студенты Рифат Сәлаховны «Әллүки»гә чакырдык. Бу вакытта ул яңа гына урта мәктәпне тәмамлаган оялчан гына бер егет иде. Шигырьләр яза икән, аларны укытып карады. Дөресен әйтим, нәрсәсе беләндер күңелне үзенә тартты, киләчәккә өмет уятты. Без аның әсәрләрен «Әллүки»дә тикшереп, университетта татар студентларының минем җитәкчелектә дөнья күреп килгән «Тәрәзә» газе­тасында бастырып чыгардык. Кереш сүздә мин болай дип язган идем: «Юридик факультетның беренче курсында ­талантлы гына бер егет укый. Ул «Шигъри Сабантуй» ташкыны белән дәртләнеп, илһамланып, «Әллүки»гә атылып ­килеп керде. Рифат Сәлахов, юрист булырга уйласа да, үзенең илаһи кыйбласыннан да тайпылырга исәбе юк. Бер җыенда аның да шигырьләрен карадык. Ни гаҗәп, «Шигърият мәйданына егетләр килми» дип ялгышабыз түгелме дигән нәтиҗәгә килдек. Рифатның шигырьләрендә мәхәббәт тә, тирән фәлсәфә дә, милләтебез язмышы өчен борчылу да бар...»

   Әйе, Рифатның таланты чын-чынлап «Әллүки»дә ачылды, бөреләнде һәм чәчәк атты. Әлбәттә, ул шигъри талантын үстерү, шигърия-тен камилләштерү өчен зур тырышлык күрсәтте, төрле шигъри формаларда, шигъри үлчәмнәрдә язды, экспериментлар үткәрде. Аның башкалар уйлап та карамаган диптихлары, триптихлары пәйда булды. Көндәлек матбугатта актив басыла башлады һәм, ниһаять, 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел бөртекләре» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Аннары ул Татарстан Язучы-лар берлегенә кабул ителде. Нәтиҗәдә бүгенге көн яңа татар әдәбияты күгендә Рифат Сәлах дигән яшь шагыйрьнең үз йолдызы кабынды.

   Рифатның бер генә шигыре дә укучыны битараф калдырмый, күңел кылларын тибрәндерә, күңелне дулкынландыра, кыбырсыта. Алай гына да түгел, бер дулкын булып үзенә алып кереп китә. Шагыйрь төрле темаларны күтәрә. Бигрәк тә ул мәхәббәт лирикасында көчле. Табышлары да байтак. Шигырьләрнең халәти үлчәмнәре, хисси контрастлары төрле: бәхетле – бәхетсез, сагышлы – сөенеч катыш, җавапсыз – нәтиҗәле, моңсу – шатлыклы, көчле – очкынланып кына торучан, тирән – җиңелчә... Аларның Рифат Сәлах каләменнән агылганын тоеп була. Димәк, шагыйрьнең үз стиле бар дигән сүз.

   Рифатның милли темага кагылышлы шигырьләрендә татар тарихы һәм аны барлау, бүгенге вазгыять һәм милләтнең киләчәге турында уйлану ачык тоемлана. Ул борчыла, үз халкын горур, көчле, ирекле итеп күрергә тели.

   ...Юл буйлап бер егет килә. Аның мәхәббәт тулы йөрәге, шигъри җаны бар. Ул инде иҗаттан башка яши алмый, шуңа көн-төн яза, ак кәгазь буйлап каләмен биетә. Серле Шигърият илендә үз юлын сала. Ул юл торган саен озыная. Шулай дәвам итсен. Егетебезнең бәхете булсын. Илһамы туктаусыз ташып, уйлары йолдызлы күкләргә ашып торсын! Ни генә дисәң дә, татар шигъриятенең киләчәге Рифат Сәлах кебек шәп егетләр кулында!

 

Ленар Шәех

bottom of page