top of page
Кайчан / кайда:

13.03.2023 | 10:00

Татарстан, Казан, Чкалов урамы 

Тамчыларга шигъри яз килә!
WhatsApp Image 2023-03-14 at 11.08.23 (2).jpeg
Әйлән-бәйлән уены
Булат Сафин рәсеме

     13 нче март көнне Татарстан язучылар берлеге оештырган иҗади очрашулар кысаларында Казанның 80 нче «Тамчылар» балалар бакчасында шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах белән очрашу үтте. Кичәдә балалар авторның шигырьләрен укыдылар, җырладылар, бик матур итеп татарча биеделәр, аулак өй йоласын күрсәттеләр. Балалар шулай ук Рифат Сәлах шигырьләре буенча рәсемнәр ясаганнар иде. Шагыйрь балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, балалар бакчасына «Чәчәк яраткан песи» китабын бүләк итеп калдырды. Ахырдан балалар белән бергә Рифат Сәлах та балаларның әйлән-бәйлән уенына кушылды. Алар белән бергәләп биеп тә алды. Балалар шагыйрь белән фотога төштеләр. Очрашу бик күңелле узды.

Рифат шигырь укыган мәл.
WhatsApp Image 2023-03-14 at 11.08.23 (5).jpeg
bottom of page