top of page

2007

Рифат СӘЛАХ

Күңел бөртекләре – 2

 

Төшеп китте күңел

Җир өстенә.

Ватыкларын җыям,

Көлләрен...

Таныш түгел илдән

Туган якка

Очып китте синсез көннәрем.

 

Кояш бата...

Баесын ла әйдә,

Мин оныттым инде барысын.

Күңел бөртекләрен күккә сибәм.

Учларыңа җыеп барырсың!

22.06.2007

bottom of page