top of page

2009

Рифат СӘЛАХ

Күбәләк

 

Дөньяның асылы кемгә көн,

Ә кемгә бу гомер бер сәгать.

Син җирне аңлыйсың шикелле,

Аңлыйсың шикелле, күбәләк.

 

Гөнаһлар тәүбәгә китерә,

Ялгышлар күп булыр, үкенмә.

Сагынасыңдыр ул таңыңны

Гомерең тиң булса бер көнгә.

 

Учыма кун да син, пышылда

Мизгелнең бер көнгә тиңлеген.

Ә минем мизгелем күпмедер...

Белмим шул, күбәләк, белмимен.

 

Бу гомер кемгәдер гамь бирә,

Кемгәдер уй бирә, кемгә дәрт.

Мәңгелек каршында һәркем дә

Күбәләк!

6.07.2009

bottom of page