top of page

2010

Рифат СӘЛАХ

Таныш түгел гөлләр

 

Таныш түгел гөлләр – тәрәзәдә,

Күзләремә сагыш ник иңде?

Нинди яңгыр тамчылары болай

Юешләтә икән битемне?

 

Нинди яңгыр тамчылары болай

Күңелемә кадәр тама соң?

Тагын нинди гөнаһ?

Хаҗга килдем

Гөнаһларым диеп калмасын.

 

Таныш түгел гөлләр чәчәк ата,

Нинди гөлләр алар, кем белгән?

Әллә җанга үткән яңгырларым

Ташып чыкты микән күңелдән?

 

Сорау, сорау...

Ташка үскән гөлдән

Ниләр эзлим икән мин бүген?

Тәрәзәдә таныш түгел җирләр...

Таныш түгел миңа... күңелем!

 

17:25–17:32  01.11.2010

Җиддә – Мәдинә юлы

bottom of page