top of page

2019
Рифат СӘЛАХ
Мин ак болыт булып йөзәрмен дә...
Мин ак болыт булып очармын да,
Текәлермен синең күзләргә.
Син җәйләрне сөйдең,
Ә мин сине
Алып китәрмендер көзләргә.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Тамчы булып сиңа тамармын.
Югалтырсың мине,
Ә мин сине
Һәр дәкыйка саен табармын.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Эреп югалырмын күгеңдә.
Онытырсың мине,
Ә мин сине
Гел йөртермен төсле күңелдә.
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Көзләреңдә мәңге калырмын.
Югалырсың син дә,
Ә мин сине
Һәр хәятең саен танырмын.
17.07.2019
bottom of page