top of page

2011
Рифат СӘЛАХ
Сирень чәчәкләре
Сирень чәчәкләре бүләк иттең...
Зәңгәр төскә чумган гөлләрең.
Минем өчен иң кадерле бүләк –
Яктылыкка чумды көннәрем.
Күзләреңдә балкый шаян нурлар,
Мин аларда эрим. Эреттең!
Бер карасаң, сәер тоеладыр
Чәчәк иснәүләре егетнең.
Ә син гашыйк... Синең күзләреңә
Туры карый алмыйм: пешерә.
Шул да җитә миңа, карашыңнан
Сөю өмет иткән кешегә.
Учларымда күкләр тотып торам,
Зәңгәр күктәй балкый гөлләрең.
Сирень чәчәкләре кушып үргән
Мәхәббәтең – иң зур бүләгең!
2011
bottom of page