Рифат СӘЛАХ
* * *
Бер кызга
Ап-ак дөнья...
Кара сукмакларны
Ап-ак карга буран күмәрме?
Ак-карага кереп
Адашканмы
Ялгыз яфрак — кызыл өрәңге?..
Аккошкаем,
Минем хисләремне
Ак карларга кабат күм әле.
Ак дөньяга кереп
Адашканмы?
Сине эзли — яна йөрәгем.
27.10.2004