top of page

2022

Рифат СӘЛАХ

Яшьлекнең дуамал атлары

 

Яз килә,

Күк тулы зур кояш,

Язның да гөлләре сап-сары.

Яз белән ыргыла иреккә

Яшьлекнең дуамал атлары.

 

Яз килә,

Сулышы кысылып,

Бу атлар кайларга ыргыла?

Тып та тып шул атлар тавышы –

Күңелгә өр-яңа җыр тула.

 

Яз килә,

Ташулар киткәндә

Язылып булмасмы языктан?

Яшьлекнең дуамал атларын

Азмыни яз исе ярсыткан.

 

Яшьлекнең дуамал атларын

Туктатып калуы мөмкинме?

Җир йөзен яктыртып, әллә соң

Яшьлекне озаткан нур иңде?

 

Яз килә,

Сап-сары болында

Чәчәкләр сулыгып кибәр бер.

Яшьлекнең атлары китәме,

Яз моңсу елмая нигәдер.

29.04.2022

bottom of page