top of page

2005
Рифат СӘЛАХ
Беләсеңме?
...гә
Беләсеңме?
Сине күрү көнен
Мизгел санап көтеп алганны,
Очрашуга юллар эзли-эзли
Йөгерә-йөгерә сиңа барганны.
Беләсеңме?
Әгәр син күренсәң
Йөрәгемдә учак кабына.
Мин сискәнеп китәм синең сүздән –
Борыч сипкән төсле каныма.
Беләсеңме?
Күзләреңә керсәм
Күзем ала алмый торамын.
Син бит мине ташкын хискә күмгән
Иң беренче сылуы дөньяның.
Беләсеңме?
Ярларына тулып,
Күңлем ташыганын сөюдән.
Мин бәхетле – сиңа гашыйк булып,
Сине яратуга сөенәм!
25.04.2005
bottom of page