top of page

2008
Рифат СӘЛАХ
Акланырга тиеш!
Үзеңне дә өзелеп сөйгән чакта
Яратуың нигә белгертмәдең?
Нигә кабат яннарыңа килдем,
Акланмаслык булгач өметләрең?
Йолдыз саный-саный йөрдем кичен,
Үзең генә никтер төн көтмәдең.
Нигә алсу алма булып пештең,
Акланмаслык булгач өметләрем?
Алмаларның иң-иң кызылларын
Өзеп алма диеп үгетләдең.
Нигә биеккәрәк омтылдым соң,
Акланмаслык булгач өметләрең?
Мең ялгышып кире сиңа кайттым –
Күңелемнән генә син китмәдең.
Нигә буйсынырга язмышларга,
Акланмаслык булгач өметләрем?
Карашларың җанны өтеп алды,
Әйтеп бирми түзмәм күңелдәген:
Акланырга тиеш өметләрең,
Акланырга тиеш өметләрем!
21.02.2008
bottom of page