top of page

2016

Рифат СӘЛАХ

Ак хыял

 

Иңнәреңә ап-ак канат итеп

Ак яулыгың салып җай гына,

Хыялыма килеп кергән идең,

Күңелнең иң садә чагында.

 

Буй җитмәслек

Якты хыялдыр син,

Йөзәсеңдер йолдыз күлендә...

Син елмайган саен нурлар тула,

Ак чәчәккә дөнья күмелә.

 

Йөз әле син

Ап-ак хыялымда,

Бәхетеңә мәңге кагылмам!

Мин аккошлар сөям,

Бер сокланып

Үтеп китәрмен дә яныңнан,

Югалырмын

Офыкларга кереп,

Күзләреңә бүтән күренмәм.

 

Ак чәчәкләр сулып кибәр кебек,

Китә күрмә, аккош, күлеңнән!

15.02.2016

bottom of page