top of page

2014
Рифат СӘЛАХ
Төн кочагы
Без төн кочагына иңә яздык,
Ак наратлар безне яшерде.
Бәгырьләр дә каты булган бугай –
Аз түкмәдең җиргә яшеңне.
Төн йолдызлы иде, Ае гына
Җир иңенә барып сыенган.
Мең дәверләр аша офык ярып,
Бер үтәрбез әле шул юлдан.
Ак нарат та мәңге янып калыр
Йолдыз кунган килеш чугына. .
..Мең чакрымнар аша чакырасың
Яшьлегебез үткән җырыңа.
3.01.2014
bottom of page