top of page

2012

Рифат СӘЛАХ

​

Ак фәрештә

 

Тузганаклы болын

Уртасында бер кыз

Әй очыра җилгә

Тузганакны өреп.

Күзләренә карый

Иң-иң якты йолдыз,

Ул очырган мамык

Ак фәрештә кебек.

 

Тузганаклы болын,

Кичә сары иде.

Бүген иртән аны,

Аклык китте күмеп.

Әй очыра җилгә

Тузганаклар илен -

Ак күлмәкле бер кыз

Ак фәрештә кебек.

 

Тузганаклы болын

Булырбыз бер без дә,

Безне күреп гөлләр

Һаман торыр көлеп.

Мәңгелеккә алып

Китәр безне көз дә -

Очар безнең җаннар

Ак фәрештә кебек.

12.11.2012

​

Үзе генә белгән

 

Урам тулы гөрләвекләр ага...
Бөтен гавам тулы яз бары!
Кар суыдай эреп бетәрме бер
Күңел язы, сөю назлары?


Мин берьялгыз...
Бу гавамда ялгыз!
Бу – сәмави хисләр, бу – яңа!
Һәркем үзе генә яшидер ул
Үзе генә белгән дөньяда!

2012

© 2017–2025 Шагыйрь Рифат СӘЛАХ. Сайт Wix.comда ясалды.

​

  • Белая иконка facebook
  • Иконка Twitter с прозрачным фоном
  • белая иконка youtube
bottom of page