
Күңел бөртекләрен күккә сибәм!
Рифат СӘЛАХ
Хәерле көн, дуслар! Сезне сайтымда күрүемә бик шатмын!
Бизнес-партнер:
Бестченҗ
Акчаңны бездә алыштыр!

Бер шигырь...
Мәңгелек сер
Карама күземә, карама!
Синең чын сурәтең бар анда.
Син анда үзеңне күрерсең,
Күзләрне гашыйк дип белерсең.
Тыңлама җырымны, тыңлама!
Сөю бер – сиңа да, миңа да.
Ишетсәң шәфәкътәй янармын.
Җырларым – мәңгегә яңрар моң.
Кагылма күңелгә, кагылма!
Анда син, син генә тагын да.
Күңелдә мең тылсым ... сер чишмә!
Күңелем – бер болын, син – чишмә...
Мәңгегә ачылмас сер үзем.
Йөрәкне бикләдең син үзең!
