top of page
obl 2 - копия.jpg

Яшел ай. 2009

          Иң яраткан, иң сөенгән, иң шатланган китабым «Яшел ай»! Исемен башта әрәм итмим, берәр роман язармын дип саклап тора идем. Аллага шөкер, әлеге китапка бик уңышлы исем булды, минемчә. «Яшел ай» дигән нәсеремне рәхәтләнеп шушы китапка кертеп тә булды.
         
Әлбәттә, китапта бөтен шигырь дә мөкәммәл түгелдер, ләкин ул китапны укыган чакта кәефем күтәрелә, шигырьләрем үземә дә бик ошый.
          Китап 2009 ел
ның кара көзендә дөнья күрде. Презентациясе 9 декабрь көнне Камал театрының кече залында үтте. Китапны тәкъдим итү кичәсен карарга килгән кешеләрнең кайберләрен параллель рәвештә барган спектакльгә кертеп җибәргәннәр. Кеше белән шыгрым тулы иде ул көнне Кече зал. Ә чыгыш ясаучылар – үзебезнең Шәрык клубы егетләре-кызлары иде.
          Д
өресен генә әйткәндә, ул кичә һәрбер Шәрык клубына йөргән яшь артистларның зур сәхнәгә беренче адымы булгандыр. Ул көннәрне искә алсам, әле дә күңелгә канат куна. Яшьлегемнең иң гүзәл мизгеле, мөгаен, шушы китап чыккан көнне булгандыр.
          Ул китапка керг
ән шигырьләрне әле дә яратып сөйләп йөрим. Китап бик уңышлы сатылып та бетте. Ниндидер ажиотаж туды сыман. Шул вакытта «Яшел ай»ның романтикасы да һәрчак күңелдә яши.
          «Яшел ай» китабы чыккач, башкаларга ничектер,
ә менә үземә чын мәгънәсендә шагыйрь буларак ачылдым шикелле. Әлеге китабымда да хис белән тулы шигырьләр, башны югалтып гашыйк булулар да бар. Ләкин бу элеккеге унсигезе дә тулмаган малай түгел, инде чын егет булып җиткән акын. Әзме-күпме дөньяны аңлый башлаган шагыйрьнең бу җыентыкта һәр нәрсәгә үз фикере дә тупланган, яшьлек дәртен дә саклап калган. Укуы – рәхәт, сагышлары – таныш, сөюе – якты һәм өметле.

28.11.2023

bottom of page