top of page

Шигырьләр

Рифат СӘЛАХ

Син булганчы...

Синең кебек мондый гүзәл ярны 
Беркайдан да эзләп тапмадым. 
Таң кызларын күзләп йөрдем күктән
Көтеп һәркөн таңнар атканын. 

Таңнарның да, көзге көннәрнең дә
Алып килдең миңа мең ямен.
Якты көннәр якты булмаганнар 
Син булганга кадәр, сөйгәнем! 

Язларым да яз булмаган ул чак, 
Җәй булмаган икән җәем дә.
Ак болытлар арасына качып, 
Йөзләреңне миннән яшермә! 

Синдәй җанга якын гүзәл ярны 
Гомер буе эзләп тапмадым. 
Күпме гомер иясе юк иде
Җырлар тулы җылы хатларның!..

Рифат СӘЛАХ

Укытучым

Һәр карашың – белем нуры синең, 
Һәр сүзеңдә синең изгелек. 
Әнидер син, бәлки, 
Без дә синең 
Бәгыреңнән төштек өзелеп. 

Тактадагы акбур белән язган 
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә. 
Мең галимнән якты йолдыз булып, 
Балкыйсың син белем күгендә. 

Галимнәр дә галим була алмый, 
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә! 
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр 
Шытып чыкмый калса күңелдә. 

Әнидер син, бәлки, 
Без дә синең 
Бәгыреңнән төштек өзелеп. 
Укытучы булу 
Фәрештәләр 
Язып бетерә алмас изгелек!

Рифат СӘЛАХ

Көзге нур

Болытларга тулып көзләр килде,
Тагын җиргә ятты ап-ак томан.
Күңелемдә өмет тулы хисләр,
Әллә нигә син килерсең сыман.

Әйтерсең лә көзге сагышларны
Күз яшьләре белән яңгыр юган.
Нурга күмеп көзнең моңсу таңын,
Кояш чыга сине көткән юлдан.

Рифат СӘЛАХ

Кичке шәһәр 

Юл буенда гөлчәчәкләр, 
Яфраклар, гөлләр кала. 
Яңа айның яктысына 
Күмелә кичке кала. 

Йөгереп барган чагымда 
“Кил!” – диеп кемдер дәшәр. 
Минем авылчанлыгымнан 
Көнләшә кичке шәһәр. 

Йортлары йокыга китә 
Күзләрен йома-йома. 
Йолдызлар калкырга тели 
Болытны ера-ера. 

“Кал!” – диеп берәү дәшәр дә 
Күңел түремдә яшәр. 
Авыл тулы күңелемнән 
Көнләшеп кала шәһәр.

Рифат СӘЛАХ 

Ышанма! 

                                         Син ышанма! 
                                         Муса Җәлилдән 

Йөрәгемдә яра эзе кала, 
Карашларың мине кисәләр. 
Син ышанма минем күзләремә, 
Сиңа гашыйк булдык, дисәләр. 

Миндә йөрәк берәү генә түгел – 
Мең кисәктән тора, белсәләр. 
Йөрәгендә аның мең сагыш бар, – 
Син ышанма, – синнән, дисәләр. 

Сөюеннән шашып яза диеп 
Хәбәр бирсә кайбер кемсәләр. 
Син алданма, гомереннән артык 
Ул ярата сине, дисәләр 

...Бу җирләрдә күпме йолдыз яна, 
Җирдә әле гөлләр үсәләр... 
Син ышанма, бер көн барысын да 
Сиңа бүләк итмәс, дисәләр. 

Рифат СӘЛАХ

Җомга

Җомга көнне дөнья бетәр диләр,
Җомга көнне йолдыз коелыр.
Бу дөньяның соңгы бәйрәменнән
Хушлашмыйча китү кыендыр.

Җомга көнне кояш көнбатыштан
Чыгар диеп мин дә ышанам!
Җомга көнне һәр кешенең җаны
Тузганактай очар җиһаннан.

Җәннәт капкалары ачылганчы
Бер сулкылдар күңел, бер сулыр –
Җомга көнне гыйбадәтсез калсаң,
Бәйрәм итүе дә моңсудыр.

Җомга көнне җиһан тынар диләр,
Бәйрәм белән бетәр бу дөнья.
Җомга көне. Кояш. Офыклардан
Тузганаклар күккә коела.

Рифат СӘЛАХ 

 

Офыклар якын!

 

Син офыклар якын гына дисең,

Офыклары юк шул исәрләрнең.

Син булмаган юлда йөри-йөри

Шигъриятсезлектән өшәнгәнмен.

 

Син офыклар монда гына дисең,

Чиген үтик дисең бергә-бергә.

Мин синсезлек чирен үттем бүген,

Әллә нәрсә булды йөрәгемә.

 

Син офыклар бигрәк якын дисең,

Гөлләмәләр чәчә безгә дөнья.

Алтын тәңкә эзләп йөри идем

Үткәннәрнең нәфис тузанында.

 

Тузганына үкенмә син чорның,

Язмышлары уртак исәрләрнең.

Син офыкка кереп гөлләр өздең,

Ә мин аннан сине эзләгәнмен!

Рифат СӘЛАХ

 

Онытыгыз!

 

Татар телен, әйдә, онытыгыз,

Өйрәнгәнен сызып ташлагыз.

Татар тәэсиренә бирешмичә

Өр-яңадан яши башлагыз!

 

Яшәгез сез надан, мокыт булып,

Бөек ил бу диеп сөенеп.

Сүнгән учак кебек пыскып кына

Сез бетәрсез монда сүрелеп.

 

Татар йогынтысы кагылмасын

Илгә, телгә, сезнең нәселгә.

Кагылмагыз бүтән, табу төшсен

Казан белән бәйле һәр сергә.

 

Табу төшсен башка милләтләргә,

Табу төшсен башка фикергә.

Аяк асларында буталмасын

Комачаулап җирдә йөрергә.

 

Сез бит монда килмешәкләр түгел,

Бу тарихи асыл җирегез.

Монда гына тыныч яшәгез дә,

Тыныч кына монда үлегез.

 

Кемнәр анда башка фикер әйтә,

Җәлладларны, әйдә, җигегез.

Һәр сугышны сез бит ялгыз откан,

Татарларны тагын җиңегез.

 

...Сандугачлар, әйдә, сайрамасын,

Иң моңлы кош җирдә каргадыр.

Йотсаң сөяк булып,

Татар теле

Бугазларга сезнең кадалыр.

 

Һәм буылып җиргә егылганда

Татарлардан ярдәм сорарсыз.

Ул чагында бик булышыр идек,

Җир йөзендә ләкин булмабыз.

bottom of page