top of page

2025

Рифат СӘЛАХ

​

СИНЕҢ ӨЧЕН

​

Мең Мәҗнүннең сөюе дә җитмәс,
Синең өчен дигән җырларыма.
Мин әзермен синең җанга күчеп,
Йөрәгеңдә эреп югалырга.

​

Мин әзермен сиңа гына җыеп,
Бу дөньяның бөтен чәчәкләрен,
Һәм үтәргә мәңгелекнең чиген
Алып синең бөтен хәсрәтләрең.

​

Синең йөрәгеңнең серләренә
Төшенергә ничек мөмкин икән?
Мәхәббәт ул үзенә бер яшәү,
Син булмасаң миңа үлем икән.

​

Син сулышым минем,
Син — язмышым,
Аллаһ Үзе биргән бүләк миңа.
Көтмәгәндә-уйламаган чакта
Ул чыгарган сине юлларыма.

​

Ә мин синсез шундый китек идем,
Син булганга дөньям түгәрәктер.
Син болында уйнап йөргән кызчык,
Мин сөкәгә эләккән күбәләктер.

​

Мәхәббәтең ятьмәсенә эләктем,
Ул ятьмәдән килми чыгасым да.
Синнән башка килми минем җирдә
Гел бәхетле генә буласым да.

​

Синең өчен диеп яшим җирдә,
Синең өчен диеп китәрмен дә.
Мин үземне ягып яна алам,
Йолдыз гына булсын күкләреңдә!

21.01.2025

© 2017–2025 Шагыйрь Рифат СӘЛАХ. Сайт Wix.comда ясалды.

​

  • Белая иконка facebook
  • Иконка Twitter с прозрачным фоном
  • белая иконка youtube
bottom of page