top of page

2021

Рифат СӘЛАХ

Син киләсең

 

Һәр адымың саен

Йомшак җилләр

Битләремнән килеп иркәли.

Син килмәсәң, бәлки тумас иде

Мондый җылы, нурлы иртә ди.

 

Һәр адымың шундый иркә синең,

Җиргә тими очып барасың.

Син килмәсәң, кичә алмас идем

Сагыш белән сагыш арасын.

 

Иңнәреңдә гүя кош канаты,

Юлларыңда үсә гөл генә.

Син килмәсәң, бәлки тумас иде

Җилкендергеч хисләр күңелдә.

 

Һәр адымың сине якынайта,

Җыр өләшә йомшак җилләргә.

Син килмәсәң, сүнәр иде иртә,

Чәчәк атмас иде гөлләр дә.

 

Җилләр ерып, син киләсең миңа...

Нур өләшеп гүзәл дөньяма.

Син килгәнгә генә кояш яна,

Җырларыма якты моң тама.

13.01.2021

bottom of page