top of page

Тәрҗемәи хәле

     Рифат Гали улы Сәлахов (Рифат Сәлах) 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 елда туган авылындагы урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 2009 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. «Идел» журналында, «Шәһри Казан», «Дарелфөнүн» газеталарында хезмәт куя. 2014–2017 елларда шәхси эшмәкәр – хокукчы булып эшләп ала. 2016 елдан Татарстан китап нәшриятында редактор. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир.

        Рифат Сәлах студент елларында иҗат дөньясына кереп китә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлаганчы ук, ул әсәрләрен район, республика матбугатында бастырып өлгерә. Мәктәп елларында төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша. Шулай да, Рифат Сәлах иҗаты өчен «Әллүки» мөһим роль уйный. Анда ул камилләшә, каләмен чарлый. «Иделем акчарлагы» конкурсында 2005 елда шигърият буенча беренче урын, ә 2006 елда Гран-При яулый. «Шигъри Сабантуй» бәйгеләрендә 2006 елда икенче, 2008 елда беренче урынга лаек була. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2013 елда шагыйрьгә Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә үткән «Төрки  шигырь фестивале»ндә Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе бирелә. 2020 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була. 2015 һәм 2017 елларда ТР Язучылар берлеге аны Җәлил премиясенә тәкъдим итә.  2023 елда Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме белән «Ак фәрештә» һәм «Мин – хыялың синең!..» китаплары өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.  

        Рифат Сәлах бүгенге көндә алты китап авторы. «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Ак фәрештә» (2017), «Мин – хыялың синең!..» (2021) шигырь китаплары, «Чәчәк яраткан песи» (2019) исемле балалар китабы һәм автор-төзүче буларак Муса Җәлил иҗатына багышланган балалар өчен «Җәлил варисларына – Наследникам Джалиля» (2016), «Шигъри әлифба» (2017), төзүче буларак «Татар халык әкиятләре» (2021) китаплары Татарстан китап нәшриятында басыла. Сүрәйя Гайнуллина тәрҗемәләре белән татарча-русча  «Кызыл юл – Алый путь» (2015) китабы «Ак бүре» нәшриятында, Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның Рифат Сәлах татарчага тәрҗемә итеп, татарча «Аразбары» (2015) китабы «Илһам» нәшриятында дөнья күрә.

КҮБРӘК БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛСӘ
bottom of page