top of page
ОблТУГ - копия.jpg

Ташта үскән гөлләр. 2012

          Әлеге китап чыгар алдыннан тормышымда бик күп үзгәрешләр булды. Хаҗга барып кайттым, Төркиядә өч ай төрекчә өйрәндем, өйләндем.

            Ташта үскән гөлләр образы хаҗда вакытта туды. Тау-ташларга карап бардым да, монда нинди гөлләр үсәр иде икән дип уйланып бардым. Шулвакыт вак кына, ләкин дөньяны гүзәллеккә төрердәй кызыл чәчәкләр күз алдыма килде. Ирексездән, аларны ташта үскән гөлләр итеп күрдем.
«Ташта
үскән гөлләр» китабының эчендәге шигырьләр күңелгә бик якын булса да, башта миңа әллә ничек кенә чит тоелды. Гүяки, бу минем китап түгел, ә каяндыр күктән төшкән китап. Авторы да үзем түгелмен шикелле. Әмма кабат-кабат укыгач, таныш хисләрем, таныш сүзләрем күренә башлады. Тора-бара шундый күңелгә якын китапка, йөрәгемнең бер парчасына әверелде ул.
         
Әлеге китапта сәяси, милли шигырьләр аз. Алар нечкә лирика арасына кереп юк булганнар сыман. Милли шигырьләрне алгарак җыеп урнаштырган булсам, мөгаен, китап та күпкә отышлырак булыр иде сыман. Ләкин миңа ул вакытта нәкъ шушылай: язылган тәкъвим буенча урнаштырылуы җаныма рәхәтлек бирде.
          Китапның тышында да минимализм жанрында ясалган рәсем. М
өгаен, чәчәкләп-чуклап тормыйча, үз күңелемне шул килеш ачып бирәсем килгән булгандыр ул чагында. 
          «Ташта
үскән гөлләр» – күңелемнең көндәлеге ул. Һәрбер мизгелем нинди бар – шундый. Мине аңларга теләгән кеше бу китапны укыса, яшерен серләремне дә белер сыман. Тышы кебек үк ак китап ул. Саф китап. Андагы шигырьләр дә, сәяхәтләрем дә, мәхәббәтем дә Аллаһы Тәгаләнең бүләге. 

28.11.2023

bottom of page