top of page
Обложка Ак фәрештә.jpg

Ак фәрештә. 2017

          Әлеге китапның шигыре, ялгышмасам, 2013 елның ахырында язылды. Әз генә хыялланып, туачак кызыма багышланган кебек иде ул. Чынлап та, нәкъ шулай булды.

          Бу җыентыгыма инде җитдирәк, чын профессиональ әсәрләрне генә кертәсем килде. Үземә бик зур таләпләр куеп, элек чыккан китапларымнан шигырьләремнең иңңнәрен генә сайлап, яңаларының да иң югары дәрәҗәдәгеләрен генә керттем. Шулай да, китабымда үзем өчен дә көтелмәгән төзәтүләр булып чыкты. Китабымның мөхәррире Газинур абый Морат кайбер төзәтүләрне әйтеп тормыйча гына керткән. Кайберләрен кабул иттем, ә кайберләрен киләсе китабымда яңадан үземчәрәк үзгәртеп чыгарырга уйладым. Газинур абый китапка хулиганлык җитми дип бәяләде. Ә минем анда чын мәгънәсендә асыл әсәрләрне генә кертәсем килде.

         Әлбәттә, шушы перфикционизмны китап сөючеләр дә югары бәяләде, әлхәмдүллиләһ. Беренчедән, анда үземә ошап җитмәгән шигырь юк, икенчедән барысы да ихлас, өченчедән, югары кимәл таләпләрен саклаганмын шикелле.

          Китапның кульминациясе, һичшиксез, шул исемдәге җыр чыгуы. Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы әлеге җырның көен Миләүшә Хәйруллина иҗат итте. «Безнең җыр» лабораториясендә Миләүшәгә әллә күпме текст тәкъдим иттем, әмма ул барыбер шушы шигырьне сайлады. Драматизм өчен миннән тагын бер строфа язып, шушы образны «теге дөньяга олактыру»ымны сораган иде, ләкин каршы төштем. Туачак кызыма багышлап язган идем ул шигырьне, минәйтәм. Шуннан соң композитор белән килештек һәм ошбу җыр да туды.

          Ә китапка килгәндә, ул милли китапханәдә иң күп укылган китаплар исемлегенә керде, Муса Җәлил премиясенә дә шушы китапны тәкъдим иттем. Бүгенге көндә иң яхшы китабым, мөгаен, «Ак фәрештә»дер.

03–21.06.2024

bottom of page