
Хәерле юл, шигырь!
Кызганыч, димме – мин аны моңарчы бөтенләй белмәгәнмен. Бабасы – инде мәчет карты Ризатдин агайны беләм, хәтта бабасының атасын беләм, ә аның үзен, үзен дә түгел, хәтта әтисен дә бөтенләй хәтерләмим икән! Хәер, туган якларга сирәгрәк кайтыла шул. Елына бер тапкыр кайтып, ике-өч көн эчендә кемне генә күрәсең дә, шактый зур саналган авылдагы бөтен яңалыкларның hәммәсен бәйнә-бәйнә ничек белеп бетерәсең?!
Мин аның белән очраклы рәвештә генә танышып киттем. Авылдашым ук икән – университетның юридик факультетында укый, исем-фамилиясе дә таныш – Рифат Сәлахов. Ә иң мөhиме, минем игътибарны җәлеп иткәне – аның шигырь язуы булды.
Менә аның «самиздат» хокукында кампитр аша гына чыгарылып төпләнгән «Кызыл юл» исемле китапчыгы. Бу аның әсәрләре «том»нарының өченчесеме, дүртенчесеме икән инде. Беренче шигыре үк игътибарны җәлеп итә. Тавтология булса да әйтим, ул чыннан да шагыйранә язылган.
Төн, яулаган чакта кара күкне,
Кызыл таңга килеп юлыга, –
дип башлый автор үз сүзен. Икенче строфада инде ул күпмедер дәрәҗәдә гомумиләштерүгә күчә, беренче аккордларны көчәйтә төшә, табигатьнең бу сихри манзарасына үз мөнәсәбәтен белдерергә керешә:
Илhам табып мин төннәрне гиздем,
Ә алдымда... кызыл таң гына.
Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.
Офык чикләрендә төннәр яна,
Ялкын таңга барып сыенган...
Китапчык битләрен актарган саен, яңадан-яңа шигъри ачышларга юлыгасың. «Җилләр мине алып китәр кебек Кара көзнең кара төненә», «Гөлләр генә миңа үпкәләде», «Яз көзләре ераклашкан саен, Якынлаша бара көз язы», «Көзләр исе сеңгән синең исем Каен кәүсәсенә уелган», «Кыш кулына каурый алып Тәрәзәне бизи», «Җилләр Кичә төнлә, Күккә менеп, Айны болыт белән алыштырган», «...Син икәнсең болыт күзләреннән Көзге яңгыр булып өзелгән». Мондый матур табышлар аның башка шигырьләрендә дә тулып ята.
Рифат, шигырь җене кагылган башка каләмдәшләреннән аермалы буларак, жанр таләпләренә катгый буйсына – эз салынган юлдан читкә чыкмый, «поэтик әңгәмәсен» классик шигырь таләп иткән кысаларда алып бара. Әйтәсе сүзенең мөhимлегенә, темасының нинди булуына карап, теге яки бу үлчәмне сайлый, рифма-ритм мәсьәләсендә кырыс кагыйдәләр белән санлашып эш итә. Мең елдан артык тарихы булган татар шигърияте кануннары юктан гына килеп чыкмаган бит алар. Чынлыкта, шигырь – сүз музыкасы. Авазларның тәңгәл яңгырашы ахыр чиктә аның идея-эстетик кыйммәтен дә билгели.
Рифатның тагын бер күркәм сыйфаты – аның әдәбиятыбыз тарихын әйбәт белүе. Үз белгечлеге итеп әдәбият дөньясыннан ераграк өлкәне – юриспруденцияне сайлап алуына карамастан, ул дөньяның рухи хәзинәләреннән дә шактый хәбәрдар. Аның «Тәрәзәдән кара!» дигән шактый кыска бер шигыре бар. Анда Җүчи хан да, Сарай, Болгар, Казан, Әстерхан шәhәрләре дә, борынгы чорлар баhадиры Атилла да телгә алына – бу кадәресен ул, бәлки, мөhимгә дә санамыйдыр. Әмма Рифат заманнарны заманнарга оста ялгый белә, борынгы вакыйгаларны бүгенгегә күчереп үз хөкемен чыгара:
Син Гөлдерсен кебек,
Ә мин тоткын егет –
Сөhәйл мин,
Китик сахрага.
Ә урамда
Чып-чын карлы буран
Чәчәк бөреләрен актара.
Р. Сәлахов язган әсәрләрнең тагын бер күркәм сыйфаты – ул, әлбәттә, кыскалык. Автор үз фикерен су буе итеп сузмый, ноктаны вакытында куя белә. Аның замандашлары гына түгел, шигырь яза-яза инде азау теш чыгарган өлкән буын каләмдәшләрнең кайберләре дә бик еш кына бу яман чирдән котыла алмыйлар. Чүбек чәйнәгән кебек, үз укучыларына юк кына фикерне кабат-кабат төшендерергә тырышалар. Югыйсә бүгенге шигырь сөюче, кайберәүләр уйлаганча, бик үк наданнардан түгел ул, әсәрнең төп фикере әйтелгәч, шуннан соң нәрсә булган, дип, ахмак сораулар бирми.
Яшь шагыйрьнең бер әсәренә мөрәҗәгать итик:
Табигатьтә көз булса да,
Минем
Күңелемә өрә яз тыны...
Әллә шиңгән гөлләр
Хыялларын
Йөрәк дәфтәренә яздымы?..
Әллә шиңгән гөлләр
Туган көнен,
Бөре чагын искә аламы?
Күзләремдә – моңсу көзләр мәле,
Күңелемдә –
Язлар аланы.
Шуның белән бөтенесе дә аңлашыла. Башка берни дә өстәргә кирәкми. Яшь шагыйрь ноктаны бик вакытлы куйган.
Шагыйрьләр секциясенең Рифат иҗатын тикшерүгә багышланган утырышында фикерләр уртак иде. Секция җитәкчесе З.Мансуров та, Р.Сәлахов шигырьләренә хәерхаh булып, «Мәдәни җомга» атналыгында үз фикерен әйткән Р.Батулла да, аларның яшьрәк буын каләмдәшләре Р.Зәйдулла, Х.Ибраhим, Р.Рахман hәм башкалар да беравыздан: «Рифат Сәлахов иҗади яктан җитлеккән, шигырьләрен, hичшиксез, дәүләт нәшриятында чыгарырга кирәк», – диделәр, яшь каләмдәшебезгә акыллы киңәшләрен бирделәр. Алар белән килешми мөмкин түгел иде.
Без: «Бүгенге әдәбиятыбыз бай, өлкәннәребез туры юл күрсәтеп тора, киләчәгебез өметле...» – дип күкрәк сугарга яратсак та, татар шигъриятенең хәзерге торышы, дөресен әйтик, бик үк шәптән түгел бит – аны икърар итәргә кирәктер. Шигърияткә давыл булып килеп кергән Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Әхмәтҗанов, Р.Мингалим, Р.Гаташ, Г.Рәхим, З.Мансуров, Х.Әюп, Зөлфәт, М.Әгъләмов, Р.Зәйдулла, Г.Морат, Л.Лерон, Л.Зөлкарнәев кебек үзенчәлекле каләмнәрдән соң шигърият мәйданы күпмедер дәрәҗәдә бушабрак калган иде.
Шөкер, соңгы елларда өметле авазлар яңгырый башлады. Алар дөньяны башкачарак күрәләр. Шигъри сурәтләре дә нәкъ шушы, шактый үзгәрешләр кичергән заман сулышы белән өретелгән. Димәк, киләчәк өметле.
Ул, «яңа, таныш түгел буын» сафында хәзер авылдашым, яшь каләмдәшем Рифат Сәлахов та атлый. Минем аның үзенә түгел, иҗатына мөрәҗәгать итәсем килә: «Мәрхабә, тылсымлы каләм, хәерле юл, шигырь!» – дим мин. Татар шигыренең киләчәккә сәфәре озын булсын, озак дәвам итсен.
Әхмәт Рәшит,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Гаяз Исхакый бүләге лауреаты