top of page

2006

Рифат СӘЛАХ

Мин язларны сөймим!

 

Мин язларны сөймим...

Ник яратыйм –

Сине алып киткән яз бит ул.

Әйтелмичә калган җылы сүзләр,

Биреләлми калган наз бит ул.

 

Мин көзләрне күбрәк якын итәм,

Мин китәлмим көзләр языннан.

Сине алып килгән, өмет биргән,

Көзләр йөрәгемә язылган.

 

Мин язларны сөймим,

Тик көзләрдә

Килми мәңгелеккә каласым.

...Үзең генә мине өр-яңадан

Язга гашыйк итә аласың!

31.03.2006

bottom of page