top of page
Күңел бөртекләре

Күңел бөртекләре. 2007

          Китапны нәшриятка 2006 елда җыеп тапшырган идем. Башта исемен «Вакыт чиге» дип билгеләп куйдык. Ул вакыттагы Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире Рафис Корбан тиз арада планга кертеп тә куйды.

          Китапны чыгуга ук күрергә насыйп булмады. Урта диңгез буенда гарәп теле өйрәнеп яткан яшь шагыйрь егеткә 30 июнь көнне кич белән Ленар Шәехтән смс килеп төште: «Китабың чыкты. Котлыйм!»

          Сүриядән кайткач, беренче эш итеп китабымны алырга бардым. 7400 сум акчалата гонорар, тагын шул кадәресен китаплата алдым. Берсе 15 сум дип санасаң, 500ләп китабымны үземә бирделәр. Китап бер яктан бик самими, гади, шул ук вакытта лирик тирәнлеккә ия, хисләрдән ташып торган шигырьләрдән тора. Беренче китап булгач, канәгать булмаган җирләре бар. Редакторым Илһам абый Ногманов белән дә килешмәгән урыннарым булды. Хәзер исә аны шактый югары дәрәҗәдә эшләп чыкты дип саныйм. Беренче китап өчен бигрәк тә.

          Әйе, ул китапны хәзер рәхәтләнеп, бөтенесеннән дә канәгать булып укый алмыйм. Үземә, нигәдер, икенче китабым «Яшей ай» бөтенләй икенче, гаять югары дәрәҗәдә дип санаганга, тәүге китабым артык гади тоела. Шулай да, дәү әнием – Зәйнәпбану – миңа һаман да беренче китабың иң матуры дип кабатлап тора. Чыннан да, әле хисләреңне яшерү хәйләсен белмим, образлар, чагыштырулар, кодлар артына качмыйм. Профессиональ шагыйрь өчен әнә шундый чирканчык алу зарур, минемчә. Шуңа күрә, ул китап, чыннан да, күңел түрендә яшерелгән бөртекләрдән тора. Ул бөртекләр үсеп, уңдырышлы туфракка коелып, тагын да күбрәк шигъри уңыш бирер дип өметләнеп йөргән чакларым.

слоган3.jpg

27.11.2023

bottom of page