top of page

2017

Рифат СӘЛАХ

​

Туган җир

 

Туган якның җылы таңын эзлим,

Гел тигәнәк анда, гел әрем...

Әллә кая китеп югалганнар

Ал чәчәкле иркә гөлләрем.

 

Әллә кая китеп югалганнар

Үзәннәрдә үскән җиләкләр.

Югалтудан шашып-шашып тибә

Туган ягын җуйган йөрәкләр.

 

Сырхауларга күпме дәвалар бар,

Сихәт бирми ләкин берсе дә

Кендек каны тамган туган җиргә,

Туган якка булган җирсүгә.

10.01.2017

© 2017–2025 Шагыйрь Рифат СӘЛАХ. Сайт Wix.comда ясалды.

​

  • Белая иконка facebook
  • Иконка Twitter с прозрачным фоном
  • белая иконка youtube
bottom of page