top of page

2024
Рифат СӘЛАХ
ФӨРЬЯД
Бәхетсез итәрмен дигән
Уйларым булды ялгыш.
Кемнәргә калдырдым сине? –
Күзләрең тулы сагыш.
Кемнәргә калдырдым сине
Гомернең урманында.
Нигә адашты юлыбыз,
Мәхәббәт буранында?
Нигә адашты юлыбыз,
Аңлавы мөмкин түгел.
Кайларга ашкынды ул чак
Баш игән тиле күңел.
Фөрьядка төштем мин бүген,
Иртәгә, бәлки, үтәр.
«Кемнәргә калдырдың?» – диеп
Эндәшә миңа күкләр!
21.06.2024
bottom of page