top of page

2015

Рифат СӘЛАХ

Яшел иртә

 

Йөзләремнән сөя ямь-яшел җил...

Күгәрченнәр гөрли... Ал таң туа...

Иң гадәти җәйнең иртәсендә

Көн балкыган көйләр җанга тула.

 

Таңны ярып сандугачлар сайрый,

Былбыл тынса – нинди бәйрәм инде?

Тик күкеләр генә уйга баткан,

Бармак бөкләп саный җәйләремне.

 

Кошлар шундый җиңел оча бүген –

Җилпемичә генә канатларын.

Һаваларда йолдыз сүнми калган,

Сизми калган ахры таң атканын.

 

Чәчәкләр чык чәчә битләремә,

Әллә бөтен йолдыз җиргә иңә?..

Иң гади бер җәйнең иртәсендә

Илләр гизәм яшел җилләр илә.

 8.07.2015

bottom of page