top of page

2023

Рифат СӘЛАХ

Елмай әле!

 

Елмай әле, синең елмаюың

Канат куйсын минем күңелгә.

Болай да бит тәрәз түрләреннән

Соры карлар гына күренә.

 

Елмай әле, синең елмаюың

Өмет бирсен яңа язларга.

Күпме шигырь тамар каләмемнән

Сине күреп, һуштан язганда.

 

Елмай әле, синең елмаюың

Шифа булсын әле җаныма.

Алсу офыкларым тоныкланып,

Сорыланып барган чагында.

 

Елмай әле, синең елмаюың

Яшел нурга күмәр җир өстен.

Күңелемә тулган авыр ташлар

Сәйлән булып җиргә сибелсен!

 

Елмай әле, синең елмаюың

Канат куйсын гамьсез дөньяга.

Соры карлар эреп барган мәлдә

Ташкын булып дәртле җыр ага.

12.01.2023

bottom of page