top of page

Очрашулар

* Рифат белән очрашулар еш булып тора. Сезгә шулардан кыскача мәгълүмат алу зыян итмәс.

Мөхәммәдия мәдрәсәсендә шигырь бәйрәме!
Кайчан / кайда:

25.04.2017 | 09:00

Казан, Тукай урамы

Татарстан

   Мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең дә шигъриятне яратуы табигый! Чөнки анда чын мәгънәсендә динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сөйгән егетләр-кызлар гыйлем ала.

      Шунысы игътибарга лаек: әле татар телен кардәш мөселман халыклары да ярата. Алар да классик шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан укыды.

     Гомумән, әлеге очрашудан гел уңай тәэсирләр белән генә кайттым. Әлбәттә, бу очрашуны әзерләгәндә үзе дә заманында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган ана теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Айсылу Ибраһимга, аның Туган тел көнендә үткәрелгән шушы зур чараны оештыруда ярдәм иткән мәдрәсә җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсе килә.

     Очрашуда катнашкан галим Рәүф абый Нуривв та, диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова да, заманында әлеге уку йортында тел һәм әдәбият укыткан апа да шушы фикердә калдылар. Мәдрәсә шәкертләренең әзерлеге сокландырды. Сөбхәналла диясе генә кала!

     Айгөл Биктимерова, Әдилә Касыймова фотолары

Тукай музее - Милли музейда
Кайчан / кайда:

21.02.2017 | 13:00

Казан, Кремль урамы

     21 февраль көнне шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах катнашында ТР Милли музеенда Туган тел бәйрәме үтте. Тукай музее хезмәткәрләре оештырган әлеге чараны Казанның 13 нче һәм 10 нчы татар гимназияләре укучылары тамаша кылды. 13 гимназия укучылары концерт программасы үткәргәннән соң, балалар шагыйрь Рифат Сәлах шигырьләре, Татарстан китап нәшрияты эшчәнлеге белән танышты, мөхәррир эшенең серләре турында сораулар яудырды, иҗат процессы турында фикер алышты. Укучылар соравы буенча Рифат үзе иҗат иткән җырны да, азәрбайҗан халык җырын да башкарды. Соңыннан егетләр-кызлар шагыйрь белән бергә фотога төштеләр, авторның култамгаларын да алдылар.

Кама Тамагында зур бәйрәм
Кайчан / кайда:

20.10.2016 | 14:00

Кама Тамагы, Үзәк китапханә

     2016 елның 20 октябрь көнне Кама Тамагы китапханәсендә җирле шагыйрь Илдус Миңнуллинның «Телсез сәгать» китабын киңкүләм укучыларга тәкъдим итү кичәсе үтте. Анда әлеге китапның мөхәррире, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр, махсус проектлар редакциясе хезмәткәре Рифат Сәлах та катнашты.

    «Илдус Миңнуллин – балалар әдәбияты өчен көтелмәгән табыш! Аның әсәрләре балаларча фикер йөртеп иҗат ителгән. Җор теле, гади, әмма гүзәл образлары балаларның гына түгел, әти-әинләрнең дә күңелләренә хуш килер. Илдус абыйга киләчәктә тагын да зур иҗади уңышлар телим», – диде Рифат. Китап чыгу шатлыгын уртаклашырга дип Казаннан гармунчы Рамил Канипов та килгән иде. Ул Илдус абыйны котлап, татар халык көйләреннән тезмә уйнады. Мәктәп укучылары бергә тезелеп басып, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Соңыннан автор үзе дә тамашачыларга өр-яңа шигырьләрен җиткерде.

Тәкъдим итү кичәсенә килгән һәр кеше дә Илдус Миңнуллинны котлады, аңа чәчәкләр, бүләкләр бирделәр. Татарстан китап нәшрияты алып килгән бер китап та кире кайтмады – һәммәсен Кама Тамагы халкы сатып алып бетерде. Шулай булмый ни, Марат Рәхимовның шаян рәсемнәре белән бизәлгән рәсемле китап Илдус Миңнуллин шигырьләренең рухына туры килеп тә тора бит!

     Китапханә хезмәткәрләре дә, оештыручылар да күп көч куйган. Очрашуда катнашкан һәркемнең дә күңелендә талантлы якташлары өчен сөенеч катыш горурлану хисе ташып торды.

     Гүзәл табигатьле Идел буенда шагыйрь булмый мөмкин түгелдер ул!

bottom of page